ЭНИЕМЭ.
Кер эле син, ЭНИ, тошлэремэ
Ап-ак шэллэренне ябынып.
Язлар утэ,жэйлэр, козлэр утэ,
Гомер утэ сине сагынып.
.
Хэр яна тан кузем ачкан саен
Син тошэсен искэ ин элек.
Гомерлэрен аз булса да,ЭНИ,
Калды синнэн купме изгелек.
.
Тормыш жэйдэн генэ тормый шул ул,
Жэйлэрдэн сон килэ козлэр дэ.
Йорэгемне яшен кисеп утте
" Ул юк инде " дигэн сузлэрдэн.
.
Биш балана гомер биргэнсен син,
Ныклы булсын, диеп бу нигез.
Назларынны тигез булгэнсен син,
Уссеннэр, дип тату, бертигез.
.
Авырлыклар булмый калмагандыр
Сикэлтэле тормыш юлында.
Елмаеп узды гомер юлын ,диеп
Эйтэ куршелэр синен турыда.
.
Юксынабыз сине, сагынабыз , ЭНИ ,
Ерактыр шул безнен аралар.
Фэрештэлэр иптэш булсын сина,
Ирешсеннэр хэер — догалар.
.
Язмышлардан узмыш юк шул инде,
Тыныч йокла , ЭНИ , гурендэ.
Якты истэлеген мэнге саклар
Хэрбер балан йорэк турендэ. .
0
12 мая 2021
Комментировать
0