Стихи Про Учителя на татарском языке с переводом — поздравительные стихотворения

Стихи Про Учителя на татарском языке с переводом — поздравительные стихотворения

Стихи Про Учителя на татарском языке с переводом — поздравительные стихотворения
СОДЕРЖАНИЕ
0
09 мая 2021

Укытучыбыз, рәхмәт сезгә,
Яхшылык, ярдәм өчен,
Җылы елмаюга, сүзләргә,
Ышаныч өчен, безгә өмет.

Сезне бәйрәм белән
Без барыбыз да котлыйбыз,
Сезгә бәхет, сәламәтлек,
Уңышлар, шатлык телибез.

Укучыларыгыз уңышлы булсын,
Тыңлаучан һәм яхшы,
Сезнең дәрес җиңел үтсен,
Барлык бала булсын итагатьле.

(перевод)
Учитель, вам спасибо,
За доброту, поддержку,
За теплые слова, улыбки,
За веру в нас, надежду.

Вас с праздником сегодня
Хотим мы все поздравить,
И пожелать всего вам:
Успехов, счастья, здравия.

Желаем вам учеников,
Послушных и хороших,
Пусть будет лёгким ваш урок
Для всех детей, пригожим.

***

Укытучы булу җиңел түгел чынлап та,
Моның өчен сәламәтлек һәм нервлар кирәк!
Дәфтәрләрне тикшереп, журналларны тутырып,
Өйгә бик соң кайталар алар.
Укытучылар балаларга күп белем бирәләр.
Сыйныф белән дус булырга, көнкүрештә дә иренмәскә.
Бер-берсен хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтәләр!
Авыр минутларда беркайчан да бирешмәскә.
Без барысы өчен дә укытучыларга «Зур рәхмәт!» дип әйтәбез.
Озак итеп, шатлыкны куреп һәм бәхетле яшәгез!

(перевод с татарского в стихах)
Учителем быть довольно непросто,
Для этого нужно здоровье и нервы!
Проверив тетради, заполнив журналы,
Возвращаются домой очень поздно.
Они помогают детям учиться,
С классом дружить, и в быту не лениться.
Они учат любить, они учат сражаться!
В трудностях никому не позволят сдаваться.
Скажем за всё мы учителям «Большое спасибо!»,
Долго живите, радостно и счастливо!

***

Укытучы, сезне котлыйбыз,
Теләкләрне сезгә сөйлибез,
Сәламәтлек, бәхет телибез,
Без барыбыз да рәхмәтлибез.

Укучылар сезнең булсын
Акыллылар һәм яхшылар,
Кешеләр каршыга килсен,
Күңелле, игелекле булсыннар.

(перевод)
Учитель, мы вас поздравляем,
Вам пожелания говорим,
Здоровья, счастья вам желаем,
За всё мы все благодарим.

Желаем вам учить детей,
Послушных, умных и хороших,
Желаем вам встречать людей
По жизни добрых и душевных.

***

Бала укыту җиңел түгел,
Безгә бу тоела димәк.
Белем бирү авыр, читен,
Авырлыклар да бар икән.

Сезне без котларга килдек,
Рәхмәт сезгә әйтәбез,
Сезне бәхет белән, шатлык,
Искә без төшерәбез.

(перевод с татарского)
Учить детей не так легко,
Как кажется нам всем.
Дать знанье, навык тяжело,
Не так уж без проблем.

И вот спешим мы вас поздравить,
И благодарность вам сказать,
Учитель вы нам всем на радость,
Мы будем все вас вспоминать.

***

Бүген Бөтендөнья укытучылар көне килеп җитте.
Менә беренче кыңгырау да яңгырады!
Контроль, өй эшләре яңадан башлана.
Әти-әниләр өчен бу чын сынау санала!
Тагын нервлары какшады, башында ак чәчләр.
Балалардан бертуктаусыз сораулар:
Ике тапкыр ничә була? Ни өчен кеше утын кисә?
Барлык укытучыларны да без котлыйбыз!
Алар бит безнең балаларга бик күп белем бирә!
Аларга бәхет, шатлык һәм нык сәламәтлек телибез!
Безнең балалар арасында азрак кабахәт кешелэрне белергэ!

(перевод с татарского в стихах)
Всемирный день учителя сегодня настал.
Вот и первый звонок для всех прозвучал!
Снова начнутся контрольные, домашние задания —
Для родителей это настоящее испытание!
Опять потраченные нервы, на голове седые волосы.
От детей бесконечные вопросы:
Сколько будет дважды два? Почему люди рубят дрова?
Поздравляем мы всех учителей!
Ведь так много знаний они вкладывают в наших детей!
Сколько они тратят своих нервов,
Чтобы добились наши дети успехов!
Желаем им счастья, радости и крепкого здоровья!
И как можно больше от наших детей им покоя!

***

Барлык мөгаллимнәрне
Котлыймын бәйрәм белән.
Шигырь аша юллыймын
Чәчкәләр бәйләм-бәйләм.

Бик авыр эшегездә
Сабырлык юлдаш булсын.
Тормышыгыз касәсенә
Бәхетләр тулып торсын.

(перевод с татарского)
С Днем учителя хочу
Учителей поздравить.
В этих строках я хочу
Вам цветочки отправить.

В ваших трудных работах
Терпения желаю.
Живите вы в радости,
Всех я поздравляю.

***

Укытучы коне белэн котларга,
Тагын мэктэпкэ ашыгабыз!
Мэдхия жырлап, зурларбыз.
Безне укырга ойрэткэч.

Язырга, чутларга, тапкырларга,
Бер-беренне хормэт итэргэ,
Грамоталыкка безне бергэлэшеп,
Ойрэттелэр бик нык тырышып!

Рэхмэтебезне бергэлэп эйтэбез.
Яхшылыклар узлэреннэ телибез.
Авыр хезмэтлэре жинел булсын,
Шатлыклар гына аларга юллыйбыз!

(перевод с татарского)
С днем учителя поздравлять
В школу мы спешим опять!
Будем оды петь и восхвалять,
Тех, кто выучил читать.

Нас писать, считать и умножать
И друг друга уважать,
Научили нас бесспорно,
Грамоте настойчиво, упорно!

Скажем дружно мы спасибо.
Пожелаем им добра.
Чтоб нелегкая работа,
Только в радость им была!

***

Безне тәрбияләп өйрәтәсез,
Безнең өчен сез мәктәптә ана,
Сезне бүген гаять телибез,
Укытучылар көне белән котларга.

Сез безне укытасыз,
Рәхмәт сезгә бик зур,
Безне әхлак итәсез,
Берни белән горур.

Мәктәп тәмам, китик,
Зур тормышка кереп,
Сезнең сүзне, әйтик,
Аңлап бик мәгънәсен.

(перевод с татарского в стихах)
Муштруете нас, учите,
Вы в школе, как родитель,
Хотим мы, вы послушайте,
Поздравить с днём учителя.

Вы нас нравоучаете,
Спасибо вам за все,
Во всем нас поучаете,
Не ждёте ничего.

Со школы как уйдем,
Вступив во взрослу жизнь,
Труд весь ваш мы поймём,
Поймём слов ваших смысл.

***

Содержание

Укытучыга (учительнице)

Төшендердең фән серләрен,
Син белем бирдең безгә.
Шәфкатьлелек орлыкларын
Салдың күңелебезгә.

Син булдың минем сердәшем,
Киңәшчем булдың тагын.
Авыр чакта юатучым –
Әнием кебек якын!

Инде мәктәп бусагасы
Күптән чыксак таатлап,
син безнең бала чакларны
Яшисең кебек саклап.

И сөекле укытучым,
Син хәрвакыт исемдә!
Беркайчан да тап төшермәм
Синең горур исемгә!

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.

Иң беренче булып килим, диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

Ләкин миннән бик күп алдан килеп,
Хуш киләсең, әйдә, әйдә, диеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.

Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады үзенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде,
Рәхмәт аңа изге эше өчен!

***

Беренче укытучыма

Укытучым минем бердән берем,
Син бит шундый булдың ягымлы.
Сине һәрчак искә алган саен,
Сагынам мин бала чагымны.

Туган Ил дә берәү булган кебек,
Берәү безнең газиз әнкәйләр.
Шушы берләр эченә сыя алар,
Укытучы, изге кешеләр.

Өйрәттең син безне алдашмаска,
Урлашмаска,көчсез булмаска.
“Маяк” булып тордың һәрчак безгә,
Адашмаска барыр юлларда.

Бик зур рәхмәт сиңа укытучым,
Мәңге яшә һичтә картайма!
Мин калдырган эздә бардыр кебек,
Синең сырлар яткан маңгайда…

Әгәр Ходай шундый кодрәт бирсә,
Гел яшь тотар идем үзеңне.
Йөрәгемдә мәңге саклармын мин,
Сиңа булган олы хисемне!

***

Беренче укытучыга (первому учителю)

Өйрәттең хәреф танырга,
Сүзләр төзеп укырга.
Сабырлык белән өйрәттең
Санга санны кушарга.

Алып кердең безне шулай
Серле гыйлем иленә.
Без ул фәннәр дөньясында
Очратмадык ни генә?

Шаулы мәктәп елларыбыз
Үтте дә китте очып,
Ә Син хаман истә әле,
Беренче укытучым!

Рәхмәт Сиңа чын күңелдән,
Рәхмәт барысы өчен!
Мин бәхетләр телим Сиңа,
Беренче укытучым!

***

Табибларга

Син ярдәм кулын сузасың
Авыру-сырхауларга.
Өмет утын кабызасың
Өметен җуйганнарга.

Иң яман чирдән дә гүя
Терелтә нурлы күзең.
Хәммә дарудан сихәтле
Синең ягымлы сүзең.

Шәфкатьле йөрәгең өчен,
Булганың өчен түзем,
Чын күңелдән рәхмәт Сиңа,
Сау-сәламәт бул Үзең!

***

Хат ташучыга

Син йөрисең өйдән-өйгә,
Йөрәкләр илчесе Син.
Ерак аралар узасың
Бер изге хәбәр өчен.

Җиткерәсең кешеләрнең
Бер-берсенә сәламен.
Алып киләсең өйләргә
Бөтен дөнья хәлләрен.

Килгән өчен хәрбер өйгә
Яхшы хәбәрләр алып,
Үзеңне дә саулык теләп
Озатып калсын халык.

***

Тегүчегә

Синең алтын кулларыңны
Хәйкәл итеп коярлык.
Синең теккән киемнәрне
Күргәзмәгә куярлык!

Патшалар киеп йөрерлек
Син теккән киемнәрне.
Синең хезмәт җимешләре
Сокландырмый кемнәрне!

Энә күзенә җебеңне
Күзең ипле апласын.
Яман күзле бәндәләрдән
Ходай Сине сакласын!

***

Шоферга

Машинаңның төзеклеген
Тавышыннан таныйсың.
Машинаңда көннәр буе
Чакырымнар саныйсың.

Сиңа бүген чын күңелдән
Телибез хәерле юл!
Машинаң да төзек булсын,
Үзең дә сәламәт бул!

***

Төзүчегә

Синнән изге кеше юктыр,
Уйлап баксаң әгәр дә, –
Сөенеп яшәп ятабыз
Син тәзегән шәхәрдә!

Хәрбер салган кирпечеңдә
Кушылган йөрәк җылың.
Син үзең дә рәхәт яшә,
Сызлаусыз булсын кулың!

***

Сатучыга

Син, мөгаен, иң кирәкле
Хөннәр ияседер ул!
Бүген бары Сиңа гына
Башны ияседер ул!

Бөтен кешегә Син кирәк,
Кирәк Синең тырышлык.
Күз алдына да китереп
Булмый Синсез тормышны.

Сату-алу заманында
Яшәп яткан көнебез.
Безнең заман герое дип
Атар идек Сине без.

Мактаулы гына булса да,
Шактый авыр хөнәрең.
Аяк өстендә үтә ич
Синең озын көннәрең.

Кешеләр белән эшлисең,
Төрле холык кешедә.
Шуңа күрә түземлелек
Телим авыр эшеңдә.

Телим Сиңа ак бәхетләр,
Яшә исән-саулыкта.
Саулык-мөхим! Чөнки аны
Булмый сатып алып та!

***

Балта остасына

Кулың алтын! Уйнап кына
Тора балта кулыңда.
Инде күпме өй буралап
Салдың гомер юлыңда.

Инде күпме йортка күчкән
Синең Синең кулның җылысы.
Сиңа рәхмәт әйтеп яши
Кечесе hәм олысы.

Өйләрнең, җир йөзен бизәп,
Гасырлар буе торсын.
Гомернең дә өйләрең күк
Нык булсын, озын булсын.

Комментировать
0
Комментариев нет, будьте первым кто его оставит

;) :| :x :twisted: :sad: :roll: :oops: :o :mrgreen: :idea: :evil: :cry: :cool: :arrow: :P :D :???: :?: :-) :!: 8O

Это интересно
Adblock
detector